Четверг, 28.03.2024, 12:05
Приветствую Вас Гость | RSS
Навигация
Вход на сайт
Наш опрос
Являетесь ли Вы участником конкурса "Учитель года"
Всего ответов: 2
Календарь
«  Январь 2016  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
    123
45678910
11121314151617
18192021222324
25262728293031
Друзья сайта
Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Поиск


Главная » 2016 » Январь » 26 » БДИ: үзгәрешләр дәвам итә
22:18
БДИ: үзгәрешләр дәвам итә

Бердәм дәүләт имтиханында “кыек атып, туры тидерү”ләр мөмкинлеген киметә баралар. Ягъни белмичә генә очраклы рәвештә дөрес җавап бирермен дип ышанып сынауга килеп булмаячак.  Инде узган елда ук бер төркем фәннәр биремнәрендә тест өлеше юк ителде. Быел да бу процесс дәвам итәчәк. Укучыларның белем сыйфатына шул очракта гына дөрес бәя биреп булачак дип санала.


Быел тарих, җәмгыять белеме, география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханы биремнәре арасында берничә варианттан дөрес җавапны сайлап алып булмаячак. Тест өлеше моннан соң чит телләр, химия, физика һәм биология фәннәре буенча сынауларда гына сакланачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов сүзләренчә, моннан кала быел йомгаклау аттестациясендә җитди үзгәрешләр көтелми.

- Дәүләт йомгаклау аттестациясе  чыгарылыш сыйныфлар тормышында мөһим этап булып тора. БДИ укучының да, педагогның да эш нәтиҗәсен бәяли. 2015 елдагы БДИ күрсәткечләре Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, объектив һәм үтәкүренмәле дип бәяләнә, - дип белдерде министр.

Татарстанда былтыр БДИ буенча уртача балл бөтен предметлар буенча да ил күләмендәге нәтиҗәләрдән югарырак булуы сөенечле. Шул ук вакытта республикабызда күпчелек укучылар (80,5 процент) профиль дәрәҗәсендәге математиканы сайлаган, Россия буенча бу күрсәткеч нибары 42 процент тәшкил итә.



2016 елда Бердәм дәүләт имтиханын 17 мең чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырыр дип көтелә.  2 декабрьдә мәктәпне тәмамлаучы барлык укучылар БДИга кертү хокукы бирүче йомгаклау иншасын язды. «Зачет» һәм «незачет» белән бәяләнүче бу сынауны укучыларыбыз, нигездә, яхшы тапшырган: 99,8 проценты - «зачет» алган, 0,2 процент, ягъни 32 укучының гына эше тискәре бәяләнгән.



Энгель Фәттахов искәртеп узганча, быел бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризалар тапшыру һәм БДИ тапшырыласы фәннәрне 1 февральгә кадәр сайлап өлгерергә кирәк. Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру вакытлары әлегә төгәл билгеле түгел. Проект буенча, БДИның тиешле вакытыннан алда тапшырыла торган этабы 21 марттан 6 майга кадәр дәвам итәр дип фаразлана. Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны 26 майдан 30 июньгә кадәр булыр дип планлаштырыла.



БДИ нәтиҗәләренә генә таянып, уку йортына кабул итү дөрес түгел, дигән фикерләр күптәннән яңгырый. Бу тәнкыйтьләргә колак салып, төрле өлкәләрдәге уңышлар өчен югары уку йортларына өстәмә баллар бирү мөмкинлеге тудырылды.  Вуз карары белән укучыларга билгеле бер күләмдәге баллар өстәлә – әмма аларның гомуми күләме 10 баллдан да артмаска тиеш дигән чикләү куелды.  

БДИда укучылар тупларга тиешле минималь баллар күләме узган елдагыча кала. Рус теленнән укучыларга, ким дигәндә, 36 балл, профиль дәрәҗәдәге математикадан 27 балл җыярга кирәк. Физика, химия һәм биология фәннәреннән 36 балл тупларга, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча иң киме – 40, тарихтан һәм рус әдәбиятыннан – 32, географиядән – 37, җәмгыять белеменнән – 42, чит ил телләрдән 22 балл  җыярга кирәк.

 


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Чыганак

Просмотров: 486 | Добавил: math-links | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0